Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Монай авыл мәдәният йортында «Созвездие» фестиваленең район гала-концерты узды

Иҗади осталыкларын авыллардан килгән яшь талантлар күрсәтте.

Монай мәдәният йортында «Йолдызлык» фестиваленең район гала-концерты узды. Үзләренең иҗади сәләтләрен авыллардан яшь артистлар күрсәтте. Әлегә кадәр һәр торак пунктта сайлап алу турлары үткәрелде. Монай мәдәният йорты сәхнәсендә яхшылар арасыннан иң яхшылары чыгыш ясады. Балалар төрле телләрдә җырлар башкардылар, хореографик композицияләр белән чыгыш ясадылар, «Конферанс» номинациясендә осталыкларын күрсәттеләр.

- Патриотик юнәлештәге «333» җырын сайладым, – диде Тихоноводан Ярослав Толстов. – Аны хәзерге вакытта госпитальдә яткан абыема һәм безнең районнан киткән барлык мобилизацияләнгән ир-егетләргә багышлыйм.

Артистларга мәдәният идарәсе башлыгы Дамир Бикбаев һәм жюри рәисе, С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Ләйсән Латыйпова мөрәҗәгать иттеләр. Алар балаларга, аларның җитәкчеләренә һәм ата-аналарына тырышлыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

Гала-концерт лауреатларны бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев