Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Музейда “Кул эшләре могҗизасы”

18 июньдә туган якны өйрәнү музеенда химия заводына нигез салынуга 145 ел тулуга багышланган "Кул эшләре могҗизасы" декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачу тантанасында туган якны өйрәну музее директоры Андрей Андриянов кул эшләре осталарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Араларында химия заводы ветераннары да булган кунаклар рәхәтләнеп "Бондюг характеры" исемле фильмнан өзек...

18 июньдә туган якны өйрәнү музеенда химия заводына нигез салынуга 145 ел тулуга багышланган "Кул эшләре могҗизасы" декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә ачу тантанасында туган якны өйрәну музее директоры Андрей Андриянов кул эшләре осталарына истәлекле бүләкләр тапшырды. Араларында химия заводы ветераннары да булган кунаклар рәхәтләнеп "Бондюг характеры" исемле фильмнан өзек карадылар.
Күргәзмәләр залында өч заводлының искиткеч эшләре тәкъдим ителде. Селикагель җитештерү цехы аппаратчысы Светлана Недорезованың иҗат җимешләре "квиллинг" техникасы ярдәмендә башкарылган. Аның сүзләренчә, гамәли сәнгать белән күптәннән шөгыльләнә. Квиллинг кулның вак моторикасын үстерә, сабыр кешеләргә туры килә, ә идеяләрне ул Интернеттан ала. Моннан тыш, Светлана Геннадьевна токмачтан әйберләр ясый, бигрәк тә шкатулкалары матур килеп чыга.
Химия заводының генераль директоры ярдәмчесе Татьяна Дождева, гаилә традициясен дәвам итеп, чигү белән шөгыльләнә.
- Башта әбием, аннан әнием чикте, хәзер мин. Картинаны чигү вакыты аның үлчәменә һәм минем илһамга бәйле, барлыгы алтмыштан артык эшем бар.
Музейның фәнни хезмәткәре Виктор Соловьев билгеләп үткәнчә, Татьяна Геннадьевнаның кул эшләренә дини мотивлар хас.
Дистә еллар "Гамәли сәнгать" номинациясендә халык иҗаты фестивалендә катнашучы Зоя Будринаның саламнан ясалган эшләре турында завод музее директоры Наталья Потапова сөйләде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, Карпов исемендәге химия заводының профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина кул эшләре һөнәри осталык белән һәм күңел биреп башкарылган дип саныйлар.
- Күргәзмә сокландыргыч, заводның оста кулларыннан үрнәк алырлык, - ди БИҮ өстәмә белем бирү педагогы Вероника Латыйпова.
Чара Елена Дунаева чыгышы белән тәмамланды. Күргәзмә 1 августка кадәр эшләячәк.
Вәсилә Мортазина, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Кул эшлђре могќизасы