Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Песәйдә «Түгәрәк икмәк» рус халык әкияте буенча курчак тамашасы премьерасы булды

Спектакль «Кукляндия» иҗади остаханәсе проектын тормышка ашыру кысаларында куелды.

«Кукляндия» иҗади остаханәсе проектын тормышка ашыру кысаларында Песәй авылы китапханәсендә «Түгәрәк икмәк» рус халык әкияте буенча курчак тамашасы премьерасы булды (театр җитәкчесе Рүзәлия Яраханова).
Чарада Менделеевск үзәк китапханәсе директоры Л. Красноперова, балалар белән эшләү буенча директор урынбасары И. Марготнова, үзәк китапханә методисты Ә.Ермакова, «Алтын ачкыч» балалар театр коллективы җитәкчесе М.Климова, авыл китапханәчеләре, тәрбиячеләр белән балалар, Песәй урта мәктәбе укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре, шулай ук аларның әти-әниләре катнашты.
Бу көнне тамашачылар театрның тылсымлы дөньясында булдылар һәм «Түгәрәк икмәк» курчак спектаклен карадылар. Балалар, беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясап, үзләрен чын артистлар итеп хис иттеләр, ә тамашачы аларның тырышлыкларын көчле алкышлады.
Котлау сүзләре белән Менделеевск үзәк китапханәсе директоры Людмила Красноперова чыгыш ясады һәм балаларны грамоталар белән бүләкләде. Шулай ук котлауларга И.Марготнова, М.Климова, Песәй урта мәктәбенең педагог-оештыручысы Г.Әхмәтгәрәева кушылдылар. Чара күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев