Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Песәй мәдәният хезмәткәрләре мәктәп, китапханә белән берлектә бәйрәм оештырды.

Чара "Хуш киләсең, Нәүрүз!" исеме астында узды.

Нәүрүз бик борынгы бәйрәм булып санала. Нәүрүз алдыннан гөнаһлар кичерелгән, гафу сораганнар, дошманнар белән дуслашканнар, бурычларны кичергәннәр. Якты рухлар чиста күңелле, чиста йортлы кешеләргә килә дип, әйләнә-тирәне чистартканнар. Бүгенге бәйрәмдә дә матур теләкләр теләнде, иң мөһиме: дөньялар тыныч булсын, сау-сәламәт булыйк. Бәйрәм программасы бай эчтәлекле иде. Төрле уеннар, җыр-бию, тәмле коймак, шифалы үлән чәе, балалар өчен оештырылган сәүдә үзәге- барысы да бәйрәмнең ямен тагын да арттырдылар. Әлеге чарада катнашучылар канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен җиткереп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев