Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район җирлекләрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чаралары узды

Өлкәннәргә конөертлар, уеннар, чәй табыннары әзерләнде.

Ижёвка, Монай, Монаш, Татар Чаллысы авыллары мәдәният йортларында өлкән яштәге кешеләр өчен  бәйрәм концерты әзерләнде, күңелле конкурслар һәм чәй эчүләр оештырылды.  

Өлкәннәргә тәбрикләү сүзе белән  авыл җирлеге  җитәкчеләре һәм башлыклары мөрәҗәгатҗ итте,  зур хезмәтләре һәм күңел җылылыклары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Ижёвка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәм сәбәпчеләренә театраллаштырылган концерт тамашасы әзерләделәр. Солистлар – Лилия Вәлеева, Валентина Пономарёва, Фәниса Нургалиева, Александр Гоголев, Людмила Морозова, Галина Никитина, Евгения Тарасова музыкаль композицяләрен бүләк иттеләр. Шулай ук  «Кураж» һәм «Вечерушки» рус җырлары халык ансамбльләре чыгыш ясадылар. «Сюрприз» иҗат коллективы «Федот Бабай» юмористик сәхнәләштерүен әзерләде.



«Алтын» яшьтәгеләр өчен концерт

Татар Чаллысы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр, укучылар һәм укытучылар искиткеч иҗади номерлары белән тамашачыларның күңелен күтәрде, артистлар реппертуарлары белән сөендерделәр. Урамда күңелсез болытлы һава торышы булуга карамастан зал тулган иде.



Монай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әбиеңне кочакла" исемле акция оештырдылар. Алар балалар белән авыл урамына чыктылар һәм өлкән буынны җылы кочакларын һәм бүләкләр биреп бәйрәм белән котладылар.



Монаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан өлкән буын вәкилләре өчен «Алтын яшьне зурлыйбыз» исемле бәйрәм программасы уздырылды. Барысы да үзләрен кабат яшь, көч һәм гайрәт белән тулы итеп хис иттеләр. Бәйрәмнәр чәй табыны артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев