Элеккеге йолалар буенча, 7 сеннән 14 гыйнварга кадәр, раштуа бәйрәме җырлар белән үткәрелә.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге Ә. Ахунов исемендәге халык театры тәрбияләнүчеләре балалар иҗат коллективлары өчен чара үткәрделәр, дип хәбәр итә Мәдәният сарае хезмәткәрләре. Программага кызыклы уеннар, мәзәкләр-такмазалар, йола җырлары һәм биюләре кертелде. Балалар алдан ук хайваннар һәм кошлар битлекләрен, шаян киемнәр әзерләделәр. Барлык коллективлар да мәзәкләр-такмазалар, биремнәр һәм төрле сынаулар белән җыелганнарның кәефен күтәрделәр.
Нет комментариев