Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Сез – яшәешнең яме"

Бәзәкә мәдәният йортында да бай эчтәлекле бәйрәм чарасы гүзәл затларга багышланды. Сәнгатькәр хатын-кызлар Ризәлә Зәйнуллина, Кәүсәрия Шәйдуллина, Венера Гыйльметдинова, Фәйрүзә Хуҗаәхмәтова, Рәвилә Кәлимуллина, биючеләр Гүзәл Әхмәстинова, "Бизәк" төркеме бәзәкәлеләрне һәм кунакларны аһәңле җырлары, очкынлы композицияләре белән шатландырдылар. Ә ир-атлар үзенчәлекле бүләк - көн кадагына сәхнә күренешләре әзерләгәннәр: Илсур Хуҗаәхмәтов, Раил...

Бәзәкә мәдәният йортында да бай эчтәлекле бәйрәм чарасы гүзәл затларга багышланды.
Сәнгатькәр хатын-кызлар Ризәлә Зәйнуллина, Кәүсәрия Шәйдуллина, Венера Гыйльметдинова, Фәйрүзә Хуҗаәхмәтова, Рәвилә Кәлимуллина, биючеләр Гүзәл Әхмәстинова, "Бизәк" төркеме бәзәкәлеләрне һәм кунакларны аһәңле җырлары, очкынлы композицияләре белән шатландырдылар. Ә ир-атлар үзенчәлекле бүләк - көн кадагына сәхнә күренешләре әзерләгәннәр: Илсур Хуҗаәхмәтов, Раил Насыйфуллин, Фәрид Гәрәев, Рөстәм Кәлимуллин, Ильвир Кашапов рольләрне чын осталарча башкардылар. Алып баручы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гомәрова көн геройларына ихлас котлаулар, шигъри тәлгәшләр адреслады.
Авылның гүзәл затлары мондый концерт-бүләккә шат булып, чараны әзерләүчеләргә рәхмәт әйтеп, канәгатьләнү хисе белән таралыштылар. Шәхси эшмәкәр Илгиз Кашафетдинов кичәгә спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Менделевск Бђзђкђ