Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Шаянлылар бии

"Көзге биюләр" концерты "Шаян" халык үрнәк бию ансамбленең иҗади сезонын ачты. "Юность" район мәдәният йортының тамаша залын коллективны хөрмәт итүчеләр, фотоаппарат һәм видеокамералар белән коралланган, катнашучыларның әти-әниләре, әби-бабалары тутырдылар. - Мине концертка оныгым чакырды, - ди хезмәт ветераны Илгизәр Тимергалиева, - мин "Шаян" концертларына рәхәтләнеп йөрим. Коллективка агымдагы елда 37...

"Көзге биюләр" концерты "Шаян" халык үрнәк бию ансамбленең иҗади сезонын ачты.
"Юность" район мәдәният йортының тамаша залын коллективны хөрмәт итүчеләр, фотоаппарат һәм видеокамералар белән коралланган, катнашучыларның әти-әниләре, әби-бабалары тутырдылар.
- Мине концертка оныгым чакырды, - ди хезмәт ветераны Илгизәр Тимергалиева, - мин "Шаян" концертларына рәхәтләнеп йөрим.
Коллективка агымдагы елда 37 яшь тула.. Быел алты баланы чыгарды, 36 сабыйны кабул итте. Биючегә багышлану йоласын үтәү һәм Терпсихора - бию алиһәсенә тугрылыклы булуга ант итү өчен алар барысы да алкышлар астында сәхнәгә күтәрелде.
- Мин оста биюче булырга телим, - дип игълан итте Ринат Хәбибуллин.
Бу көнне "Чехарда", "Морячка", үзбәк, казак һ.б. төрле биюләр башкарылды.
- "Враспашку" биюен карап туеп булмый, - ди тамашачы Ирина Фомина, - ул мини-спектакль кебек, һәр биюченең үз образы, үз характеры.
- Мин күңелем белән сезнең арада, - ди сәламләү сүзендә ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров, коллектив һәм аның остазларын котлап.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галеева алыштыргысыз җитәкче Нәкыя Нәсыйфуллинага, репетиторларга, ата-аналарга рәхмәт белдерде.
1 ноябрьдә "Шаян" коллективы республика башкаласында узачак "Ватан-2013" конкурсында катнашу өчен барачак.

Ольга Смолькова
Автор фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Кљзге биюлђр