Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Татарча ТНВ-шоу: Бәзәкәдә милли мәдәниятләр фестивале ничек узды

Фестиваль эстафетасын татар мәдәниятенең үзешчән артистлары кабул итте.

Бәзәкә мәдәният йортына Турай, Тойгуҗа, Песәй, Татар Ахтиялы, Татар Тәкәше һәм Камай торак пунктларыннан иҗат коллективлары җыелды.

«ТНВ-шоу» исемле программа кызыклы һәм тирән эчтәлекле булды. Артистлар татар мәдәниятенең барлык палитрасын күрсәтә алдылар: лирик һәм заманча җырлар очкынлы биюләр, шаян сәхнә куелышлары белән алыштырылды.

«Ансамбльләр һәм дуэтлар белән чыгыш ясадык, – дип фикерләре белән уртаклашты Песәй авыл мәдәният йорты җитәкчесе Фирдәвес Рәхмәтуллина. – тамашачының һәр номерны алкышлавы күңелле күренеш».

Артистларның осталыгын Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова рәислегендәге компетентлы жюри бәяләде.
Коллективларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде. Ул концертның югары дәрәҗәдә әзерләнүен һәм бер тында узуын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев