Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тормышта иң мөһим сүз

"Юность" район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара булды. Очрашуга быел гына күпбалалы статусы алган әниләр килде. Аларның гаиләләрендә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. - Минем өчен бу дата аерым әһәмияткә ия, - ди Наилә Давыдова. - Мин өч кыз әнисе - Алинә, Ленара һәм Лениза. Кечкенәсенә...

"Юность" район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган тантаналы чара булды.
Очрашуга быел гына күпбалалы статусы алган әниләр килде. Аларның гаиләләрендә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә.
- Минем өчен бу дата аерым әһәмияткә ия, - ди Наилә Давыдова. - Мин өч кыз әнисе - Алинә, Ленара һәм Лениза. Кечкенәсенә сигез ай. Өлкәннәре - мәктәп укучылары, миңа һәрнәрсәдә ярдәм итәләр, ә ирем Марат - безнең терәгебез һәм ышанычыбыз. Җир участогына документлар рәсмиләштердек, ана капиталына сертификат алдык. Безнең бурыч - кызларыбызны игелекле, сәламәт, акыллы итеп үстерү.
Җыелганнарны район башлыгы Игорь Привалов котлады. Ул хатын-кызда әни буларак мәхәббәт, кайгырту, сабырлык кебек иң яхшы сыйфатлар ачылуын билгеләп китте. Бу көнне күпбалалы әниләр Рәхмәт хатлары, акчалата призлар һәм чәчәкләр алдылар.
Гассар исемендәге мәдәният сараеның, сәнгать мәктәбенең балалар вокаль һәм бию ансамбльләре, җирле эстрада артистлары тантана хуҗаларына иң отышлы номерларын бүләк иттеләр.
- Мин район җитәкчелегенә, оештыручыларга искиткеч бәйрәм өчен рәхмәтле, - дип бүлеште Зөлфия Гайнетдинова. - Һәр әнинең йөзендә елмаю балкысын һәм балаларыбыз безгә җылы сүзләрне ешрак әйтсеннәр иде.

Рәхилә Мирзаянова
Рәис Сәхапов фотолары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары Дата Менделееввск