Тойгуҗада хәйрия спектакле күрсәтелде
Мәдәният

Тойгуҗада хәйрия спектакле күрсәтелде

Тойгуҗа авылы мәдәният йортында «Сагынган чакларымда» спектакле күрсәтелде.

Гөлнара Гайфетдинова җитәкчелегендәге «Дөрешкәй» театры тамашачыны драма белән шатландырды. Спектакльгә 13 үзешчән артист җәлеп ителде – пенсионерлар, укучылар, яшьләр.

Спектакльнең нигезендә хатын-кызның яшьлеге узган йөзьеллыкның 30 нчы елларына туры килгән уникаль истәлекләр ята – кешеләргә яңа тормыш кына түгел, әрнү-сагышлар, газаплар да алып килгән үзгәрешле, капма-каршылыклы еллар. Хатирәләр – юкка чыккан чынбарлыкны сөйләү генә түгел, узган елларга алмашка яңасы туу чоры, вакытның кирегә борылуы, кеше үзен күктән, җирдән күрсен өчен һәм үзенә билгеләнгән юлны – фәрештәдән ерткыч-җанварга һәм киресенчә узсын өчен.

Спектакльдән алынган керем «Кама таңнары» приютына бирелде.

– Тойгуҗа артистларыннан хәйрия ярдәме изге традициягә әверелде. Без аларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә тагын да югарырак уңышларга ирешүләрен телибез, – диделәр приют вәкилләре.

Фото Г.Гайфетдинова архивыннан


Нет комментариев