Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукай рухы яши йөрәкләрдә

26 апрельдә район мәдәният йорты балаларның шат авазларына күмелде. Ел саен алар шулай киенеп-ясанып, шат күңел белән сөекле Тукаебызның туган көнен каршыларга җыелалар. Бу чараны Шигырь бәйрәме, Туган телләр көне, нәфис сүз башкаручыларның район бәйгесе дип атасалар да, асылы бер - татар теленең аһәңлеген, тирәнлеген, матурлыгын күрсәтү. Балалар бәйрәмне көтеп...

26 апрельдә район мәдәният йорты балаларның шат авазларына күмелде. Ел саен алар шулай киенеп-ясанып, шат күңел белән сөекле Тукаебызның туган көнен каршыларга җыелалар.
Бу чараны Шигырь бәйрәме, Туган телләр көне, нәфис сүз башкаручыларның район бәйгесе дип атасалар да, асылы бер - татар теленең аһәңлеген, тирәнлеген, матурлыгын күрсәтү.
Балалар бәйрәмне көтеп ала. Укучылар гына түгел, хәтта мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөрүче кечкенә малайлар һәм кызлар да шигырьләр ятлап, аны сәхнәдә башкарырга омтыла. Быелгы бәйгедә катнашырга 77 бала теләк белдергән иде. Район мәдәният йорты, мәгариф бүлеге, татар китапханәсе һәм "Менделеевск" мәгълүмат үзәге вәкилләре составындагы жюри аларның иң осталарын сайлап алды.
Залдагыларны район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин сәламләде:
- Әлеге минутларда башкалабыз Казанда шагыйрьнең һәйкәле янында зур бәйрәм үтә. Без дә Тукайны искә алырга, аның әсәрләрен яңгыратырга җыелдык. Катнашучы балаларга, укытучыларына рәхмәт белдерәм.
Конкурс Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Шунлыктан күп чыгышлар туган ягыбызның табигатенә дан җырлады һәм кешеләрне аны сакларга өндәде. Бу форсаттан укучылар якташ шагыйрьләребез Марсель Гыймазетдинов, Камил Гыйльмуллин, Илгиз Абдуллин, Наилә Миңнәхмәтова иҗатына мөрәҗәгать иткән. Яшь авторлар - гимназия укытучылары Халидә Муллагалиева, Роза Закирова, укучы Р.Сәлиева язган шигырьләрне гимназистлар укыды. Залда аларның чыгышын мөхтәрәм кунак - Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Хәсән Сәйфуллин хозур кылды.
Дәрәҗәле беренче урыннар Бәзәкә мәктәбе укучылары Эльвира Шиабиева һәм Ильмир Кашафетдиновка, 3 нче мәктәптән Ләйсән Заһидуллинага бирелде. Ләйсән бу көнне тамашачылар алдына чыга алмады, ул башкалабызга илкүләм бәйгедә катнашырга киткән иде. Район мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Вәлиева бәйрәм кунакларын яхшы хәбәр белән сөендерергә ашыкты.
- Әле генә телефоннан шалтыратып, Ләйсән Заһидуллинаның туган телебездә нәфис сүз башкаручылар Россия конкурсында беренче урынны яулавын хәбәр иттеләр.
Гөлшат Мәсгутовна һәм чараны алып баручы Рәкыйга Хәмәтгалимова балаларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
- Укучылар шулкадәр яхшы әзерләнгәннәр. Сайлап алу турында "пешеп җитмәгән" шигырьләр бүген бик шома укылды. Хәтта алар призлы урыннарга лаек булырлар иде, - дип, фикерләре белән уртаклашты жюри әгъзасы Гөлназ Хафизова.
Гөлшат Гыйләҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Шигырь бђйрђме