Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Якташыбыз “Хорлар сугышы”нда катнашты

Якташыбыз - Республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Ләйсән Минһаҗева "Хорлар сугышы" телевизион проектында катнашты. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина аның белән социаль челтәрдә аралашты. - Ләйсән, синдә музыкага мәхәббәт кечкенәдәнме? - Әйе, мин тугач, табиб әниемә кызының сәләтле, сулагай һәм җырларга яратучы бала булачагын әйтә. Шулай килеп чыга да. Әти-әнием мине...

Якташыбыз - Республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Ләйсән Минһаҗева "Хорлар сугышы" телевизион проектында катнашты. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина аның белән социаль челтәрдә аралашты.
- Ләйсән, синдә музыкага мәхәббәт кечкенәдәнме?
- Әйе, мин тугач, табиб әниемә кызының сәләтле, сулагай һәм җырларга яратучы бала булачагын әйтә. Шулай килеп чыга да. Әти-әнием мине кечкенәдән төрле яклап камилләштерергә уйлыйлар һәм сәнгать мәктәбенә Елена Николаевна Лыкова сыйныфына укырга бирәләр. Балалар иҗат үзәгендә Тәнзилә Гарифовна Фирсова дәресләренә дә йөрдем. Беренче дипломны 4,5 яшемдә "Чулпан" конкурсында чыгыш ясап алдым. Гаиләбездә җырчылар юк, музыканы ишетү сәләте - әтиемнән, көчле тавыш әниемнән бирелгән дип уйлыйм. Мин "Шаян" ансамблендә дә биедем.
- Кайда укырга керергә дип озак уйландыңмы?
- Юк. 3 нче мәктәпне тәмамлагач, Казан мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлегенә, "ялгыз җыр" кафедрасына укырга кердем. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева җитәкчебез булды. Университетны бик яхшы билгеләренә тәмамладым. Үземне табу өчен Мәскәүгә китәргә булдым. Тормышымны музыка белән бәйлим, ул - минем яшәү мәгънәм. Яңа проектлардан үземә кирәкле тәҗрибә тупларга омтылам. Иҗади эшчәнлек белән актив шөгыльләнәм. Төрле чаралар, кичәләрдә, туйларда чыгыш ясыйм. Рус, татар, инглиз, француз, украин телләрендә җырлар башкарам. Җырларга текст һәм музыка язам. Сез аны социаль челтәрдә минем сайтымда тыңлый аласыз. Яшәү девизы: башлаган эшне азагына кадәр җиткерергә!
- "Хорлар сугышы" проектына ничек эләктең? Кастинг катлаулы булдымы?
- Проект турында әниемнән ишетеп белдем. Ул "Россия 1" телеканалыннан бу турыда реклама караган. Мин үз көчемне сынап карарга булдым һәм кастинг уздым. Мәскәү хорына алдылар, сайлау да шунда узды, чөнки мин бүгенге көндә шунда яшим. Остазыбыз Дмитрий Маликов булды, ул бик гаҗәеп кеше, кызыклы шәхес. Репетицияләр иртәдән кичкә кадәр узды, бу проект хор белән җырлау булса да, барлык җырларда солист булдым. Гомумән, бик яхшы команда тупланды. Барысы да менә дигән, үзенчәлекле кешеләр. Без проект барышында дуслаштык, буш вакытларны да бергә үткәрдек.
- Якыннарың проектта катнашуыңа нинди мөнәсәбәттә булды?
- Алар минем барлык башлангычларымны хуплый. Һәр тапшыруны түземсезлек белән көттеләр, ихластан җан аттылар. Проектта катнашу миңа зур тәҗрибә туплау һәм кызыклы кешеләр белән танышу мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безнекелђрне бел!

2
X