Мәдәният

Яна Шалаумова җәйге каникулны файдалы үткәрә

Ул Сочида узган «Яхта Победа» Халыкара бәйге-фестивалендә Гран-при иясе булды.

«Яхта Победа» бәйге-фестивале ел саен җәй көне үткәрелә. Анда илебезнең төрле почмакларыннан сәләтле балалар килә. Яна да фестивальдә теләп катнаша.

«Гран-при алуымны игълан итү минем өчен көтелмәгән шатлык булды. Фестивальдә керәшен халык җырларын — акапеллага «Душа-мой» һәм музыка озатуында "Көнбагыш"ны башкардым» — дип сөйли кыз.

фото Яна Шалаумова архивыннан


Нет комментариев