Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Йөрәкләрне моң белән сугарыйк

Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында "Наигрыш" халык уен кораллары ансамбле оешуга 20 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. Оркестр белән уйнау осталары талантын хуплаучылар ике сәгать дәвамында сихри көйләр тылсымында, эмоциональ күңел күтәренкелеге һәм рухлану атмосферасында булдылар. - Фортепиано укытучысы Раиса Таҗиева, музыкантларны сәхнәгә озатып, күпжанрлы әсәрләр башкаручыларның репертуары, катнашучыларның...

Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында "Наигрыш" халык уен кораллары ансамбле оешуга 20 ел тулуга багышланган юбилей кичәсе булды.
Оркестр белән уйнау осталары талантын хуплаучылар ике сәгать дәвамында сихри көйләр тылсымында, эмоциональ күңел күтәренкелеге һәм рухлану атмосферасында булдылар.
- Фортепиано укытучысы Раиса Таҗиева, музыкантларны сәхнәгә озатып, күпжанрлы әсәрләр башкаручыларның репертуары, катнашучыларның эшчәнлеге, аларның ансамбль үсешенә керткән өлеше белән таныштырды.
- "Наигрыш" 1993 елда мәктәп педагогы Ильмира Идиятуллина җитәкчелегендә оешты. Аның составына сәнгать мәктәбе укытучылары керде, алар зур кызыксыну белән яңа инструментларда уйнауны үзләштерделәр.
- Шулай итеп баян һәм фортепиано укытучылары - балалайкада, аккордеончылар домра һәм бас-гитарада уйнарга өйрәнделәр, - дип ассызыклый Раиса Фәритовна.
Соңрак коллективны Ольга Маштакова җитәкли. 2005 елдан ансамбльнең җитәкчесе - Елена Никитина.
- Ансамбльдә 17 ел уйныйм. Коллективта эшләүдән канәгатьләнү алам, - дип сөйли Елена Геннадьевна. Ул һәр катнашучы турында җылы сүзләр әйтә.
- Бездә репетицияләр вакытында һәрвакыт көчле иҗади процесс бара, яңа идеяләр туа. Барыбыз да сайлап алгандай - ачык, энергияле, иҗади кешеләр. Күңел җылысы белән эшлибез. Салкын көннәрдә дә репетицияләр ачык тәрәзә белән уза. Дискуссия һәм бәхәсләшү безгә җылылык өсти. Шунсыз булмый. Тагын да ныграк берләшәбез, үсәбез, - дип сөйли ул.
Чара барышында ансамбльне оештыруга өлеш керткән "Наигрыш"ның беренче катнашучылары адресына изге сүзләр әйтелде. Менә дигән педагог, уникаль шәхес, мәктәп директоры, искиткеч ханым Лениза Гиннатуллина турында хатирәләр һәр кеше күңелендә тирән эз калдырды. Гомере фаҗигале өзелгәнлектән, аның күп кенә идеяләре һәм уй-фикерләре гамәлгә ашырылмый калды.
- Яраткан укытучымны еш искә алам. Лениза Әсхәтовна миңа гүзәллек, музыка дөньясына кагылу шатлыгы бүләк итте, - дип күз яшьләре аша фикерен белдерә аның шәкерте, бүген Түбән Кама мәктәбендә инглиз теле укытучысы Гүзәл Вәлиева.
Аның чара кунагы, халык музыкасын башкаручылар талантына сокланучы Фаиз Гиннатуллинга чәчәк букеты танпшыруы педагогка тирән хөрмәтен белдерүне аңлатты. Роман Бажалинның "Рус көзе" исемле әсәрен башкару Лениза Әсхәтовнаның якты истәлегенә багышланды. "Наигрыш" аккомпанементында солист Инна Килеева һәм "Былина" халык ансамбле башкаруында җырлар концерт программасын дәвам итте.
Бүләкләүләр иҗади кичәнең кульминациясе булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов һәм сәнгать мәктәбе директоры Наилә Ювакаева юбиляр ансамбльдә катнашучылар Михаил Прокофьев, Алена Белоусова, Софья Сәхибуллина, Елена Никитина, Ольга Маштакова, Фәния Нуриәхмәтовага һәм алып баручы Раиса Таҗиевага район башлыгы һәм сәнгать мәктәбе администрациясенең рәхмәт хатларын тапшырдылар.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева һәм коллегалары исеменнән урынбасары Радик Ахунҗанов тәбрикләде:
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы исеменнән партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова ансамбль коллективын юбилее белән котлады һәм партиялеләр фондыннан акчалата премия тапшырды.
Ансамбль җитәкчесе Елена Никитина коллективның иҗади үсешенә йогынты ясаучыларга, бигрәк тә эшмәкәрләр Герман Миронов, Ильяс Вәлиевка рәхмәт белдерде.
- Коллектив аларны үзенең изге дуслары дип саный. Анапада Бөтенроссия конкурсында катнашу да алар ярдәме белән булды, анда ансамбль җиңү яулады һәм II дәрәҗә лауреат исемен алды. "Наигрыш" ике ел рәттән халык иҗатының республика конкурсы лауреаты булды, - дип билгеләп үтте ул.
Лариса Миңнегалиева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Наигрыш