«Бигәш» ансамбенә 500 мең сумлык бүләк бирелде
Милли палитра

«Бигәш» ансамбенә 500 мең сумлык бүләк бирелде

Иске Гришкин мәдәният йортының «Бигәш» халык фольклор ансамбленә материаль-техник базаны ныгытуга 500 мең сумга сертификат тапшырылды.

Ансамбльдә катнашучылар Мамадыш районының Җөри авылында узган «Питрау-2021» чарасында катнашты. Керәшен мәдәнияте бәйрәмендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да булды. «Бигәш» «Карендәшлэр», «Туганайлар» һәм «Ак чишмә» ансамбльләре белән берлектә керәшен ишегалдын тәкъдим итте һәм югары дәрәҗәле кунакларны каршылады.

— Без иҗатыбызны берничә мәйданчыкта күрсәттек. Төп мәйданда, ансамблебез оешуга 80 ел тулу уңаеннан, ТР Президентыннан 500 меңлек сертификат белән бүләкләделәр, — диде Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев.

фото «Бигәш» ансамбле архивыннан


Нет комментариев