Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Буыннар чылбыры өзелмәсен

Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы, Халыклар дуслыгы йорты, район Мәгариф бүлеге, Татар китапханәсе вәкилләре белән берлектә «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Әлеге чара шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Буыннар бәйләнеше» I региональ конкурс нәтиҗәләре буенча узды.

Мәктәпкәчә белем бирү һәм мәгариф учреждениеләренең иҗат коллективлары татар халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тамашачы һәм кунаклар хозурына тәкъдим иттеләр. 7, 10, 8, 6 нчы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр остазлары Вәсилә Нуриева, Гөлшат Гыйләҗева, Резеда Габдрахманова һәм Г. Габдрахманова ярдәмендә «Аулак өй», «Бирнә сандыгы», «Бәби ашы», «Каз өмәсе» күренешләрен сәхнәләштерделәр. 1 нче мәктәп укучылары «Исем кушу» йоласы белән сәхнә осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Район Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Фирүзә Габдрахманова, «Таң» мәчетенең имам-хатибы Ирек хәзрәт Нуриев, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Асия Кәлимуллина, 8 нче балалар бакчасы мөдире Лилия Мөхәммәдиева җыелганнарга үзләренең фикерләрен, үгет-нәсыйхәтләрен, чарада катнашучыларга һәм аны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерделәр, милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез, традицияләребез яшь буында туган телгә карата мәхәббәт һәм милли горурлык тәрбияләүдә, милли хисләр формалаштыруда әһәмиятле урын алып торуын билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев