Илнәт һәм Иске Гришкин клубларында милли колорит белән концертлар узды.
Артистлар сәләтләрен төрле жанрларда ачтылар. Чыгышларда ТАССР оешу, Бөек Ватан сугышы темалары кызыл җеп булып барды, йола куелышлары күрсәтелде.
– Мари мәдәнияте бай, – дип Илнәт фольклор коллективында катнашучы Тамара Чермакова. – Мин балалар бакчасы мөдире булып эшлим, яшь буынны тәрбияләүдә төп юнәлешләрнең берсе булып традицияләрне өйрәнү тора. Бүген концертта шәкертләребез дә чыгыш ясый.
Нет комментариев