Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менделеевлылар Нәүрүз бәйрәмен билгеләделәр

Сергей Гассар исемендәге мәдәният сараенда "Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Ул директор Ләйсән Латыйпова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова җитәкчелегендә оештырылды. 

Нәүрүз — иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе һәм аны халыкларның күбесе билгели. Нәүрүз язын көн белән төн тигезләшкән көндә үткәрелә. Бәйрәмгә килгән һәр кешенең кәефе күтәрелде, тамашачы да бихисап булды. Концертны «Хуш киләсең, Нәүрүз!» исемле театрләштерелгән тамаша ачты. Зәвыклы киемнәрдә чыгыш ясаган артистлар тамашачы күңеленә хуш килде. Әлеге сокландыргыч мохитне булдыру өчен Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге Әшраф Ахунов исемендәге халык театры атна дәвамында "Нәүрүз" дигән театрләштерелгән чара әзерләделәр. 

Концерта Мәдәният сарае артистлары һәм иҗат коллективлары катнашты. Шулай ук чараны “Шаян” һәм "Кристалл", "Аккорд" вокал төркеме, “Ля-Ля-Фа” һәм "Домисолька" балалар вокал-эстрада студиясе чыгышлары бизәде. Концерттан соң мәдәният сарае мәйданында балалар һәм өлкәннәр өчен уеннар оештырылды, балалар һәм өлкәннәр китапханәләре хезмәткәрләре кызыклы викториналар үткәрделәр һәм тематик фотозона тәкъдим иттеләр. Ахырда катнашучыларны пылау, хуш исле чәй белән сыйладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев