Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

«МЯ» редакциясендә Г. Тукайның туган көненә һәм «Менделеевск яңалыклары» юбилеена багышланган бәйгеләргә йомгак ясалды

Шигырьләр белән видеороликларны бик күп кеше карады, ә рәсемнәр конкурсның бизәге булды.

Җыелганнарны «Татмедиа» АҖ филиалы җитәкчесе Джулия Искәндәрова сәламләде, һәр эшнең ихластан, күңел җылысын биреп башкарылуын билгеләде. 
Йомгаклар буенча җиңүчеләр ачыкланды. Алар: Әмир Рогов (4 нче мәктәп), Айзилә Салеева (гимназия), Ванесса Килеева (1 нче), Нариман Фамуллин (12 нче «Крепыш» балалар бакчасы), Анастасия Петрова, Валерия Буланова, Кирилл Кононов, Валерия Починок (3 нче мәктәп, педагог Валентина Бобовкина), Матвей Ворожцов ( 10 нчы балалар бакчасы, педагог Светлана Байкова), Риана Яхина, Илина Игнатьева, Йосыф Солтанов, Зөлфия Төхбәтова (Турай мәктәбе). Балалар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр. 
Гөлфинә Ясәвиева, «МН» төркемендә ВКонтактеда, бөек шагыйрь Габдулла Тукай туу хөрмәтенә викторина җиңүчесе булды. Ул бүләккә китап алды. 
Ахырда бәйгедә катнашучылар истәлеккә гомум фотога төштеләр.

Анжела Райсян фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев