Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менделеевскида бердәм гаилә бәйрәме булды

С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда район пенсионерлар Союзы эгидасы астында «Татарстанның бердәм гаиләсендә» исемле бәйрәм чарасы узды.

Анда Әлфия Талыйпова һәм Гөлсинә Заһретдинова җитәкчелегендәге «Химик» һәм «Карповчы» ТИСлары беренчел оешмаларның активистлары, безнең районда яшәүче ун төрле милләт халкын тәкъдим итүче оныклары катнашты. Татарлар, руслар, удмуртлар, марилар, башкортлар, керәшеннәр, үзбәкләр, даргинчылар, әрмәннәр, украинлылар үз халыкларының кызыклы үзенчәлекләре турында сөйләделәр, гаилә традицияләре һәм йолалары белән таныштырдылар.

Һәр милләт вәкиле җыелганнарны үзенең мәдәнияте белән гаҗәпләндерде, дуслык җепләре белән ныгытты. Өлкәннәр дә, балалар да ана телендә илһамланып җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ә өстәлләрдә милли ризыкларның күп төрлелеге һәркемне хәйран калдырды.

Чара «Широка страна моя родная» җыры астында дуслык әйлән-бәйләне белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев