Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Менделеевскиның балалар бакчаларында көзге бәйрәмнәр башланды

Бәйрәмгә үз товарларын мактап сатучы коробейниклар килделәр.

Көз – ул табигатьнең сүрелеп йокыга талуы һәм ел ахырын таба тагын бер адым, ләкин мәктәп һәм балалар бакчаларында гына түгел. Монда көз – бәйрәмнәр һәм яңа һөнәрләр үзләштерүгә сәбәпче генә. Бер сүз белән әйткәндә, монда тормыш кайный, чөнки уку елының башы гына.


Менә 12-нче санлы балалар бакчасында да «Көзге ярминкә» бәйрәме узды. Ул «Бердәм гаиләдә» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә үткәрелде. Балалар көзге төшенкелеккә урын калдырмадылар, гореф-гадәтләргә бай булган рус халык бәйрәмендә күңел ачтылар. Ярминкә скомарохлар чыгышыннан башланды. Анда үз товарларын мактап сатучы коробейниклар килделәр. Малайлар һәм кызлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, рус халык күмәк уеннарын уйнадылар, хоровдта эйләнделәр. Ә рус халык музыкасы, халык костюмнары халык күңел ачуының бөтен тәмен һәм рус халкының күңел киңлеген күрсәтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев