Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Тукай исеме мәңгелек

26 нчы апрель сөекле шагыйребез Г. Тукайның туган көне.

Аның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Песәй мәдәният йортында «Тукай исеме мәңгелек» дип исемләнгән шигырь кичәсе уздырылды. Бәйрәм иртәсе матур җырлар белән үрелеп барды. Балалар әдипнең шигырьләрен яратып башкардылар. Алар белән беррәттән, өлкәннәр дә чыгыш ясады. «Шигырь яратучыларның күңеле дә матур була» дигән сүзләр нәкъ менә бүгенге кичә турында дип әйтәсе килә.

Шул ук көнне сәнгать җитәкчесе Фирдәвес Рәхмәтуллина Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган нәфис сүз осталарының III региональ бәйгесендә Тукайга багышлап язган шигыре белән «Каләмемдә Тукай моңы» номинациясендә катнашып III дәрәҗә дипломга ия булды. Без Тукайлы халык, татар халкы яшәгәндә, шагыйрь иҗаты да онытылмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев