Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

XIX район милли мәдәниятләр халык иҗаты фестивале дәвам итә

Җиңүнең – 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган татар мәдәните фестивале тулы аншлаг белән Бәзәкә мәдәният йортында узды. Анда Менделеевск шәһәре һәм татар авылларының җыр һәм биюгә оста халкы катнашты.

Сәнгать яратучыларның күбесе укытучы, хисапчы, китапханәче булып эшли. Артистлар тамашачы һәм жюри хөкеменә татар халкының капка төбендә кич утыру күренешен тәкъдим иттеләр.

Бу көнне кич утыру өчен мәдәният йорты сәхнәсе капка төбе итеп әзерләнде. Әлеге чара үзешчәннәр сәхнәләштергән күренешләр, татар халкының милли уеннары, уен-көлке, дәртле биюләр, гармун көенә моңлы җырлар белән дәвам итте.

– «Иж таңнары” ансамблен бер ел элек оештырдык. Фестиваль өчен «Уракчы кыз» җырын сайладык. Бу вакыт эчендә костюмнар тектек, район чараларында катнашабыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Ижёвкадан ансамбльнең җитәкчесе Розалия Гыйзәтуллина. – Мәдәният – халыкның җаны. Без милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне сакларга һәм киләчәк буыннарга җиткерергә тырышабыз.

Район башлыгы Валерий Чершинцев концерт барышында Бәзәкә җирлегенең тыл хезмәтчәннәре Нәҗибә Шәяхмәтовага, Шәргыя Ибатуллинага, Нәсимә Сәйфетдиновага, Һаҗи Шакировка, Нәкыя Шакировага Җиңүнең юбилей медальләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев