Районда ай буенча дәвам иткән милли мәдәниятләр фестивале зур гала-концерт белән тәмамланды.
С.Гассар ис. мәдәният сараенда талантларын керәшеннәр, удмуртлар, марилар, руслар һәм татарлар күрсәтте. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды. Үзешчән артистлар традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен җырларда һәм биюләрдә чагылдырдылар.
– Без “Сабантуй” композициясен тәкъдим иттек, – ди Бәзәкә клубы активисты Фәрид Гәрәев.– Бу күпгасырлык бәйрәм татарларның бай мәдәниятен тулысынча тасвирлый.
1 нче мәктәп укытучысы Венера Муллахмәтова концертка үзенең җиденче сыйныфын алып килгән.
– Концер алар өчен Бондюг төбәгендә яшәүче халыкларның үзешчән сәнгате белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек.
– Милли җырларда һәм биюләр – күңел көзгесе, – диде район башлыгы Валерий Чершинцев. – Сез булдырдыгыз! Киләсе елга катнашучылар саны икеләтә артыр һәм гала-концерт яңартылган Иске Гришкин клубында узар дип өметләнәм. Бу символик, чөнки ул элек район мәдәният йорты булган.
Ахырда Валерий Сергеевич артистларга номинацияләр буенча дипломнар тапшырды.
Р.Мирзаянова фотосы
Нет комментариев