Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

«Юность» район мәдәният йортында «Сөмбел» фильмы премьерасы булды

Тулыметражлы картина Зифа Кадыйрова китабы нигезендә төшерелде.

Сюжет гаилә драмасын тасвирлый — сөеклесенә тугры булган тыйнак авыл кызы язмышын. Авырлыкларга карамастан, ул табиблыкка укый һәм хатын-кыз бәхетен таба. Нәфис фильмны төшерүнең бер өлеше Мамадыш районының бай табигатьле Шәдчеи һәм Җөри авылларында уза, ә икенчесе — Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә.

Җыелганнарга рәхмәт сүзләре белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева һәм «Юность» кинотеатры директоры Миләүшә Канипова мөрәҗәгать иттеләр.

Чара ахырында төп геройлар Миләүшә Айтугановага, Ирек Хафизовка, Динар Хөснетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев