"МЯ" га язылу

Эдуард Шәрәфиев менделеевлыларны Җиңү көне белән котлады

ТР Дәүләт Советы депутаты 9 Май алдыннан Менделеевск районында булды.

Депутат сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр, азык-төлек җыелмасы тапшырды. «Мин сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим. Җиңү өчен рәхмәт», - диде ул.

Эдуард Шәрәфиев Менделеевск халкына хәйрия ярдәме күрсәтте һәм шәһәр пенсионерларын «Менделеевские новости» район басмасына яздырды.


Нет комментариев