Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

Менделеевски почтальоннары корреспонденцияне велосипедларда илтәчәк

«Менделеевские новости»га язылу кампаниясе уңаеннан район почтальоннары һәм элемтә бүлекчәләре арасында бәйге үткәрелә.

1 нче почта элемтәсе бүлекчәсе, үзәк почта, Бәзәкә, Тихоново бүлекчәләре почтальоннары газета редакциясенә җыелдылар. «МН» хезмәткәрләре аларга конкурсның шартлары турында сөйләделәр.

– Бәйгедә 2020 елның октябреннән декабрьгә кадәр катнашырга мөмкин. Җиңүчеләрне районкага язылу йомгаклары буенча билгеләчәкбез. 2021 елның беренче яртыеллыгында булган тиражның 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда күпмегә артуы исәпкә алыначак, – дип хәбәр итә «Татмедиа» АҖ филиалының «Менделеевск» МҮ җитәкчесе Джулия Искәндәрова.

Язылу кампаниясен актив үткәреп, почтальоннар бәйге җиңүчесе була алачаклар. Төп приз – «МН» партнёры Фирдис Абдрахмановтан велосипед.

Тихоноводан почтальон Венера Әхмәдшина велосипед өчен көрәшергә исәпли.

– Миңа эшем ошый, ике тәгәрмәчле дус белән корреспондицияне тагын да тизрәк илтеп булачак, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев