Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

Менделеевскида журналистика һәм мобиль видеога төшерү буенча мастер-класслар узды

Шөгыльләр «Юность» кинотеатрында «Җәй! Яшьлек!» проекты кысаларында үткәрелде.

Баш мөхәррир урынбасары, «Менделеевские новости» газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Анжела Райсян журналистның иҗади эшчәнлеге нигезләре буенча «Каләм пингвиннары» мастер-классы оештырды. Башта ул бу һөнәргә ничек килүе турында сөйләде.

Уен формасында А. Райсян журналист һөнәренең асылын ачып салды. Балалар фантазияләрен эшкә җиктеләр, фикерли белүләрен һәм тамашачы алдында чыгыш ясый алуларын күрсәттеләр.

Ахырда «Каләм пингвиннары» бүләккә ручкалар һәм татлы презентлар алдылар, шулай ук mendelnews TикТокы өчен бию ролигын төшерделәр.

Кәттә «Видеографлар түгел»
Аннан соң «Видеографлар түгел» исемле мастер-классны «Юность» кинотеатры директоры Миләүшә Канипова дәвам итте. Ул җыелганнарга кәттә видеороликларны гамәлгә ашыру һәм аларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп халыкка җиткерү кагыйдәләре турында бәян итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев