Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"МЯ" га язылу

Татарча китаплар сата торган интернет-кибет ачылды

«Татмедиа» АҖ shop.tatmedia.ru адресы буенча үз интернет-кибетен булдырды.

Анда «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» һәм башка популяр журналларны, «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны сатып алырга мөмкин.
Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә. Шулай ук Казанда Декабристлар урамы, 2 йорт адресында урнашкан пункттан бирергә була.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков интернет-кибетнең хәзерге шартларда аеруча актуаль булуын әйтте.

— Сайт аша сәүдә күләмен арттыру — безнең өчен мөһим юнәлешләрнең берсе, без бу өлкәдә мөмкинлекләрнең бик зур булуын аңлыйбыз, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев