Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

8 «Сандугачым» балалар бакчасы «Акыллы уеннар» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының 100 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы арасына керде

Проект Татарстан Республикасының 100 балалар бакчасында гамәлгә кертелә.

8 «Сандугачым» балалар бакчасы «Акыллы уеннар» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасының 100 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы арасына керде.
«Акыллы уеннар» – Татарстан Республикасында булдырылган алдынгы EdTech продукты-уникаль белем бирү программасы (балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен), аның нигезендә үсеш бирүче өстәл уеннары җыелмасы һәм цифрлы кушымтаны хуплау.
Бу татар телен өйрәнүгә, барлык балаларда яшәеш өчен мөһим күнекмәләрне, фикерләү төрләрен үстерүгә юнәлдерелгән уникаль белем бирү программасы.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы ТРсында яшәүче халыкларның һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре тарафыннан тормышка ашырыла.

Безнең илдә программаның аналоглары юк. Проект Татарстан Республикасының 100 балалар бакчасында гамәлгә кертелә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев