Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Акыллы, талантлы, сәләтлеләр

Районның иң яхшы укучылары - төрле дәрәҗәдәге олимпиада, бәйге һәм фестивальләр җиңүчеләре һәм призёрлары район башлыгы Игорь Привалов белән очраштылар. Бәйрәм чарасы Балалар иҗат үзәгенең матур бизәлгән залында булды. - Сез - районның горурлыгы, - диде Игорь Анатольевич. - Бары тик алга барыгыз, идея һәм планнарыгызны кыю тормышка ашырыгыз. Яңа...

Районның иң яхшы укучылары - төрле дәрәҗәдәге олимпиада, бәйге һәм фестивальләр җиңүчеләре һәм призёрлары район башлыгы Игорь Привалов белән очраштылар.
Бәйрәм чарасы Балалар иҗат үзәгенең матур бизәлгән залында булды.
- Сез - районның горурлыгы, - диде Игорь Анатольевич. - Бары тик алга барыгыз, идея һәм планнарыгызны кыю тормышка ашырыгыз. Яңа елда сезгә укуыгызда уңышлар, зур җиңүләр телим.
Тантана хуҗалары БИҮнең яшь артистлары әзерләгән "Көмеш ук" әкиятен һәм концерт карадылар.
- Без Абалач мәктәбенең җиденче сыйныфында укыйбыз, - диләр Лилиана Петрова һәм Фикрәт Әхмәтшин. - Яраткан фәнебез - математика.
- Алар "Ак калфак" фольклор ансамбленә йөриләр, җырлый һәм бииләр, - дип өсти остазлары Рәйсә Гарифуллина.
Очрашу ахырында һәр бала Яңа ел бүләге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: менделееевск Менделеевск яналыклары Бђйрђм

2
X