Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алтын медальле яшь химикны Менделеевск районы җитәкчесе киңәшчесе булырга чакырдылар

Ул мәгариф кластеры формалаштыруга ярдәм итәчәк.

Район җитәкчесе Радмир Беляев Казан укучысы Никита Перовны, шәһәрдә мәгариф кластеры формалаштыру буенча киңәшче урынынын тәкъдим итеп, үз командасына чакырды.

9нчы сыйныф укучысы Кытайның Тяньцзин шәһәрендә узган 54-нче Халыкара химия олимпиадасында алтын медаль яулаган. РФ җыелма командасы составында илнең төрле почмакларыннан дүрт алтын медаль ияләре чыгыш ясаган. 
«Никитаны Менделеевскида, химиклар шәһәрендә көтеп калабыз, — диде Р. Беляев. — «Аммоний» АҖ нән партнерларыбыз инде тәкъдим ясадылар. Мин шулай ук Никитаны шалтыратып котладым һәм шәһәребезгә чакырдым. Хәзер без мәгариф кластеры үсеше өстендә эшлибез. Башта лицей, алда — химия колледжы. һәм шундый халыкара мәйданнарның ничек эшләүен күрүчеләр безгә бик кирәк. Проект өстендә бергә эшләрез. Никитаны мәгариф кластеры булдыруда киңәшчем итеп күрергә теләр идем», — дип хәбәр итте район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев