Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алёнушка әниләрне котлады

Шәһәрнең 6 нчы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә якты бәйрәм бүләк иттеләр. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева тантана геройларына мөрәҗәгать итте. - Россиядә әниләр көне унбишенче ел рәттән билгеләп үтелә. Бәхәссез, әниләр йөрәк җылысын һәм назларын балаларына бүләк итә. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим,...

Шәһәрнең 6 нчы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә якты бәйрәм бүләк иттеләр.
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева тантана геройларына мөрәҗәгать итте.
- Россиядә әниләр көне унбишенче ел рәттән билгеләп үтелә. Бәхәссез, әниләр йөрәк җылысын һәм назларын балаларына бүләк итә. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим, - диде Фәйрүзә Ингелевна һәм улы Маратның шигыреннән өзек укыды.
Балаларның яраткан, сөекле әниләренә багышлаган җыр, шигырь, сәхнәләштерелгән тамашалары слайд-шоу белән үрелеп барды. Кызлар һәм малайлар "Әниемнең эштән кайтканын көтәм", "әниемә косметичка җыям" кебек бәйгеләрдә ярыштылар. Әниләр күзләре бәйләнгән килеш учыннан баласын танырга, әкияттән өзекне дәвам итәргә тиеш булдылар. Әйтергә кирәк, алар бу биремнәрне уңышлы үтәделәр.
Әти-әниләр исеменнән Сергей Бабушкин хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм хөрмәт йөзеннән педагоглар коллективына чәчәк бүләк итте. Бәйрәм тәмамланды, күзләре яшьләнгән әниләр залдан чыгалар. Шуларның берсе - Елена Тимиряева улы Вадимның кичәсенә килгән.
- Бүген бик күңелле кичә булды. Тәрбиячеләр Марина Зыятдинова, Ландыш Солтангәрәева, музыка җитәкчесе Валерий Замятин гына түгел, балалар да тырышканнар.

Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф