Аттестациягә әзерләнәбез
Турай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы узды. Очрашуда 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа форма дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү һәм аны уңышлы тапшыру мәсьәләләре каралды. Район педагоглары эшне учреждение буенча экскурсиядән, коллектив белән танышудан башладылар. Әниләр көне уңаеннан кунакларга датага карата әзерләнгән "Галиҗәнап әни"...
Турай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы узды.
Очрашуда 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа форма дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү һәм аны уңышлы тапшыру мәсьәләләре каралды.
Район педагоглары эшне учреждение буенча экскурсиядән, коллектив белән танышудан башладылар. Әниләр көне уңаеннан кунакларга датага карата әзерләнгән "Галиҗәнап әни" исемле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим ителде. Аны югары категорияле филолог Венера Миңнеханова әзерләгән.
Утырыш шул ук педагогның "С2 вариантын эшләү. Инша язу" дигән ачык дәресен карау белән дәвам итте.
Теоретик бүлектә тәрбия эше буенча директор урынбасары Венера Нургалиева "Безнең яңа мәктәп" мәгариф инициативасын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик осталыгын үстерү" темасына чыгыш ясады.
Мөгаллимнәр түгәрәк өстәл артында чара һәм ачык дәрес буенча уй-фикерләре белән бүлештеләр. Мәгариф идарәсе методисты Гөлшат Вәлиева республика, район мәгариф өлкәсендә булган яңалыклар, конференция, конкурсларда катнашу шартлары турында сөйләде һәм утырыш эшенә йомгак ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев