Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балачак тарихы

7 нче «Алтын балык» балалар бакчасында Идел буе халыклары музее гамәлдә.

Экспозицияләр булдыруда мәгариф учреждениесенә мөнәсәбәте булган һәркем катнаша: тәрбиячеләр, балалар һәм аларның ата-аналары. 
Балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Вәсилә Нуриева туган якны өйрәнү белән мавыга һәм ихластан музейны экспонатлар белән тулыландыра.
«Музейда 50дән артык сирәк очрый торган экспонат исәпләнә. Мисал өчен, элеккеге милли киемнәр, үтекләр, кер юуу такталары, кувшин, урак, хәтта 19 гасырдагы Коръән китабы. 
«Алтын балык» Туган якны өйрәнү музее белән актив хезмәттәшлек итә. Музей экспонатлары турында видеошөгыльләргә игътибар бирелә, алар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән булдырыды. Бу уңайдан интерактив дәресләрне үткәрү өчен QR-код куллану кебек цифрлы технологияләр ярдәм итте. Музейда зур телевизор бар, анда видеошөгыльләр трансляцияләнә»
, – диде В. Нуриева.
Балалар музейга теләп йөриләр һәм күп кызыклы мәгълүматлар беләләр. 
Вәсилә Нуриева сүзләренчә, музейда 19 гасырның алтын белән чигелгән калфагы саклана, ул Гарәп Әмирлекләреннән алып кайтылган. Аны Мәфрүзә Сәлахова бүләк иткән.

Анжела Райсян фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев