Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр интеллектуаль турнирда призлы урыннар алдылар

Җиде команда арасыннан балалар беренче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр интеллектуаль турнирда призлы урыннар алдылар
«Барысын да белергә телим» берләшмәсенең «Зирәкләр» һәм «Белем мәгарәсен саклаучылар» командалары «Умникум» республика интеллектуаль иҗат турнирының көндезге этабына уздылар.
Турнир Яр Чаллыда үткәрелде. Балаларга Россия халыклары, аларның йолалары һәм традицияләренә багышланган 12 сорауга җавап бирергә кирәк булды. Җиде команда арасында безнең балалар беренче һәм өченче урыннарны яуладылар. Алар дипломнар, призлар һәм күтәренке кәеф алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев