Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Безнекеләрне бел

Менделеевлы, Алабуга институтының дүртенче курс студенты Эльмира Каракеян фәнни эше өчен Оксфорд стипендиясенә лаек булды.

Эльмира КФУ Алабуга институтының филология һәм тарих факультеты студенты, «Педагогик белем: рус теле һәм әдәбияты» юнәлешендә белем ала. Үзенең фәнни эшен ул өченче курста укыганда башлый, бу процесс тугыз айга якын вакытны ала.

— Ярдәмнәре һәм яклаулары өчен әти-әниемә, үземнең фәнни җитәкчем, доцент — Галина Божковага һәм профессор Дания Сәлимовага рәхмәтлемен, — ди Эльмира. — Уңышларым белән мактанырга яратмыйм. Лаеклы мөгаллимә булу өчен материалны тулысынча һәм сыйфатлы итеп өйрәнергә тырышам. Әлеге бәйгедә иң мөһиме катнашу, эксперт комиссиясенең бәяләмәсен ишетү, үземнең, чынлап та, яхшы фәнни эш яза алуымны аңлау иде, бүләк буларак стипендия алу түгел, — ди студент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев