Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БИҮ укучыларын Татарстан варислары Союзына (СНТ) кабул иттеләр

Учреждениедә балалар иҗтимагый оешмасының 30 еллыгын билгеләделәр.

Тантаналы линейкага 1, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләр һәм гимназиянең Татарстан варислары Союзы укучылары җыелды. Активистлар җәмәгать тормышында катнашалар, өлкән буынга булышалар, изге гамәлләр кылалар. Бәйрәм көнне бишенче сыйныфлар – җиденче мәктәп укучылары «варислар» сафына кабул ителде.

Мөһим вакыйга белән балаларны БИҮ директоры Айгөл Муталибова һәм «Химик» ТИС рәисе, 1983 елдан Пионерлар йортының беренче директоры – Әлфия Талыйпова котладылар.

Остазлар яшь варисларны СНТ символлары һәм атрибутикасы белән таныштырдылар. Бишенче сыйныфлар варисларның законнарын үтәргә, гадел һәм турылыклы булырга ант бирделәр.

– Лаеклы гражданнар булырга, өлкәннәргә һәм кечеләргә ярдәм итәргә, туган якның мәдәниятен сакларга тырышачакбыз, – дип фикерләрен белдерделәр Дамир Низамов һәм Владимир Зарубин.

Бәйрәмчә җыелу яшь варисчыларга галстук тагу һәм СНТ гимнын башкару белән тәмамланды.

Яшь варислар Ярослав Забалуев, Рания Әхмәтгәрәева һәм Әмилә Хабибрахманова тәрбияле булырга һәм яхшы укырга вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев