Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәмнең төп геройлары

Шәһәрнең "Сандугачым" 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр беренче тапкыр Яңа ел чарасында төп геройлар булдылар. Тамаша балаларның тәрбиячеләр Зөлфия Гайнетдинова, Ләлә Шиабиева, музыка җитәкчесе Людмила Гыйниятуллина белән бергә мәһабәт чыршыга соклану белдереп, аның утларын кабызудан һәм әйлән-бәйләннән башланды. Нәниләр Кыш бабай (Валентина Блохина) һәм Кар кызына (Карина Хәкимуллина) җыр-бию,...

Шәһәрнең "Сандугачым" 8 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр беренче тапкыр Яңа ел чарасында төп геройлар булдылар.
Тамаша балаларның тәрбиячеләр Зөлфия Гайнетдинова, Ләлә Шиабиева, музыка җитәкчесе Людмила Гыйниятуллина белән бергә мәһабәт чыршыга соклану белдереп, аның утларын кабызудан һәм әйлән-бәйләннән башланды. Нәниләр Кыш бабай (Валентина Блохина) һәм Кар кызына (Карина Хәкимуллина) җыр-бию, татар һәм рус телендә шигырьләр, костюмнар әзерләгәннәр. Кыш бабайга бигрәк тә үзенә багышланган җыр ошады һәм ул бәйрәмгә җыелганнарны уен түгәрәгенә чакырды. Җыр һәм шигырь бәйгесен Кар бөртекләре һәм бәйрәмгә килгән куян (Эмиль Шәяхмәтов) белән биюләр дәвам итте.
Иң көтеп алган мизгел, әлбәттә, Кар кызы белән Кыш бабайның бүләкләр таратуы булды. Бәйрәм тәмам. Балалар гүзәл чыршы, тамаша геройлары белән икенче елга кадәр саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевыск яналыклары Сандугачым