«Чаллы-ТВ24» телерадиокомпаниясендә кунакта
Мәгариф

«Чаллы-ТВ24» телерадиокомпаниясендә кунакта

«Менделеевские новости» командасы «АйдавМедиа» журналистика һәм блогерлык мәктәбе укучылары өчен «Чаллы-ТВ24» телерадиокомпаниясенә баруны оештырды.

Яр Чаллыда балалар, үз эшчәнлеген татар телендә башлаган «Күңел» радиосында булдылар, журналистларның эше белән таныштылар.

– Бу кызыклы иҗади һөнәр. Журналист бер урында гына утырмый. Ул видеога төшерергә чыга, кайнар нокталарда була, көн-төн эшли, хәтта ял көннәрендә дә, – диде Зарина Әхмәтҗанова.

Чаллы-ТВ корреспондеты Валерия Новожилова яңалыкның сюжетлары ничек төзелүе турында сөйләде. Яңалыклар өчен төп темаларны социаль челтәрләрдән алалар. Укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм кызыклы җаваплар алдылар.

– Без журналистның эш урынында гына булмыйча, телеканал студиясенең туры эфирын алып баручы ролендә дә булдык. Һәм «АйдавМедиа»да алган белем киләчәктә кирәк булыр дип уйлыйм, – дип билгеләде Эмиль Переин.


Нет комментариев