Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чәй табыны артында түгәрәк өстәл

Балалар иҗаты үзәгендә яшь белгечләнең тәҗрибәле укытучылар белән очрашуы булды. Түгәрәк өстәл формаль булмаган атмосферада үтте. Музыка яңгыравында кунакларны чәй табыны артына чакырдылар. Укучыларны фәнне өйрәнүгә мотивацияләү алымнары һәм ысуллары сөйләшү темасы булды. 2014 ел Математика елы булып игълан ителгәнлектән, кунакларның күпчелеге әлеге предмет мөгаллимнәре иде. Фән белгечләре Ирина Денисова,...

Балалар иҗаты үзәгендә яшь белгечләнең тәҗрибәле укытучылар белән очрашуы булды.
Түгәрәк өстәл формаль булмаган атмосферада үтте. Музыка яңгыравында кунакларны чәй табыны артына чакырдылар. Укучыларны фәнне өйрәнүгә мотивацияләү алымнары һәм ысуллары сөйләшү темасы булды. 2014 ел Математика елы булып игълан ителгәнлектән, кунакларның күпчелеге әлеге предмет мөгаллимнәре иде. Фән белгечләре Ирина Денисова, Гүзәл Сабирова һәм башкалар математик белем бирүнең торышын яхшырту, практик кына түгел, теоретик белемнәрнең дә сыйфатын арттыру һәм башкалар турында сөйләделәр. Яшь белгечләр исеменнән 1 нче гимназиянең математика укытучысы Лилия Ужусенис чыгыш ясады. Мәсьәләләрне тикшерүдә Сергей Данилов җитәкчелегендәге мәгариф идарәсе белгечләре актив катнашты. Очрашу җыентыклар тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар