Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Дәрес – русча, алымы – сингапурча

1 нче мәктәп укытучылары ике көнгә белем бирүнең заманча интерактив алымнарын өйрәнү өчен парта артына утырдылар. Бу - республикада белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең уртак проекты. - Бу квалификация күтәрү курслары түгел, яңа укыту алымы буенча тренинг, - ди урта звеноның...

1 нче мәктәп укытучылары ике көнгә белем бирүнең заманча интерактив алымнарын өйрәнү өчен парта артына утырдылар. Бу - республикада белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең уртак проекты.
- Бу квалификация күтәрү курслары түгел, яңа укыту алымы буенча тренинг, - ди урта звеноның укыту бүлеге мөдире Илсөяр Фәйзуллина. - Вакыт сизелмичә дә үтте, чөнки семинар кызыксынучанлык һәм активлык атмосферасында оештырылды.
Моның шулай икәнлегенә без дәрестә булып ышана алдык. Тренингның икенче көне булуга карамастан, укытучылар, ике төркемгә бүленеп, семинарда актив катнашалар иде. Алар лекторның методик күрсәтмәләрен язып кына бармыйлар, аларны кызып-кызып тикшерәләр дә.
Педагоглар практикада Сингапур мәктәпләрендә кулланылучы команда формасында эшләүгә нигезләнгән кооператив алым белән таныштылар. Әлеге ысулның максаты - укучылар арасында психологик уңайлы мохит тудыру, сыйныф яки команданы берләштерү.
Чара "Educare" сингапур компаниясе вәкиле мистер Ган җитәкчелегендә узды. Ул белем бирү практикасына үзебезнең һәм чит ил педагогикасындагы иң яхшы алымнарны җыйган алдынгы тәҗрибәне кертүдән уңай нәтиҗәгә исәп тота.
- Сингапур алымы нәрсәсе белән яхшы: беренчедән, ул укытуның төрле структураларына нигезләнгән, икенчедән, командада эшләүнең уйланган системасы бар, өченчедән, төркемдә эшләү һәр укучыны белем бирү процессына кертә, күршеңне тыңлый һәм ишетә белергә өйрәтә, - дип исәпли мәгълүмати-методик үзәк директоры Евгений Ямщиков.
- Быел мәгълүмати-методик үзәкләр белгечләре "Educare" контрольлегендә шәһәр мәктәпләре укытучылары өчен өйрәтүләр уздырачак, киләчәктә район мәктәпләренә дә бу алым кертеләчәк, - дип ышандырды безне Евгений Александрович.
Әйтергә кирәк, 1 нче мәктәпнең кайбер укытучылары сингапурча дәресләр үткәрделәр инде.
Венера Әмирова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Educare