Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Экология. Куркынычсызлык. Тормыш.

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында шундый исемдәге район конференциясе узды. - Экология темасына материалларны өйрәнү, доклад, презентация һәм чыгышларны әзерләү барышында без мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең белемен арттыру өчен сораулар билгеләдек. Программа һәм проектларны эшләүгә көн кадагындагы тема нигез булды. Кама һәм Тойма елгаларын кешенең тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Шулай итеп без...

10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында шундый исемдәге район конференциясе узды.
- Экология темасына материалларны өйрәнү, доклад, презентация һәм чыгышларны әзерләү барышында без мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең белемен арттыру өчен сораулар билгеләдек. Программа һәм проектларны эшләүгә көн кадагындагы тема нигез булды. Кама һәм Тойма елгаларын кешенең тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Шулай итеп без кече елга һәм чишмәләр проблемаларына игътибарны юнәлдерергә булдык. Бу мәсьәләне хәл итүче тиешле белгечләрне җәлеп иттек, - дип билгеләп үтә бакча мөдире Венера Камаева, чара кунакларын сәламләп.
"Лукойл" хәйрия фонды һәм "РИТЭК" ЯАҖ проектны хуплап чыктылар. ТР табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы Татьяна Ярушкина, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының мәктәпкәчә һәм социаль педагогика кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре кандидаты Татьяна Бабынина, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, үзәк китапханә системасы методистлары проектны гамәлгә ашыруда зур булышлык күрсәттеләр.
Тәҗрибәле тәр-биячеләр Гөлфирә Тимургалиева, Халидә Мөхәмәтгәрәева, Светлана Парова, Галина Ярушкина җитәкчелегендә бакча базасында экологик театр һәм агитбригада оешты.
- Шушы көннәрдә Тойма елгасы буе территориясен чистарту буенча экологик десант оештырдык. Балаларны яклау көненә бу урында шәһәрдә яшәүчеләр өчен ял итү зонасы ачуны планлаштырабыз. Анда беседка, таучык, "Елгалар - табигатьнең искиткеч могҗизасы. Аларны саклагыз" дигән табличка, ял өчен эскәмия булачак, - диделәр алып баручылар Сильвия Тимиряева һәм Эльвира Абрамова.
Проектта район мәктәпләре укучылары да катнаша. Балалар конкурс биремнәрен үтәүгә зур кызыксыну белән керештеләр.
Яшь экологлар бу көнне мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова, Карпов исемендәге химия заводының сак бүлеге начальнигы Рөстәм Гыйззәтуллин, әйләнә-тирә мохитне саклау бүлегенең I категорияле әйдәп-баручы инженер-экологы, заводның генераль директоры ярдәмчесе, "Тере буа" проекты авторы Татьяна Дождева чыгышыннан күп мәгълүмат алдылар.
- Проект төрле буын вәкилләрен: мәктәпкәчә яшьтәгеләрдән өл-кәннәргә кадәр берләштерде. Балалар белән җентекле эшләүләре куандыра. Алар табигатьне ничек сакларга икәнен беләләр, - диде үз чыгышында педагогик фәннәр кандидаты Татьяна Бабынина.
- Агымдагы ел экология эгидасында уза. Бүгенге чара районның барлык мәгариф учреждениеләре өчен күрсәтмә булырга тиеш. Табигатьне саклау мәсьәләсе - мөһим. Чистарткан җирдә түгел, аны саклаган урында чисталык була. Шунысы куанычлы, "Аммоний" предприятиесе төзелешендә Дания алымы буенча яңа заманча технологияләр кулланыла. Җитештерү эшчәнлегеннән калдыкларны ыргыту булмаячак, - диде ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе районның экс-башлыгы Рөстәм Гафаров.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр тәрбиячеләре һәм сәнгать җитәкчесе Юлия Фирсова белән берлектә әзерләгән шигырь, җыр, бию композицияләре, сәхнә күренешләре аша табигатькә мөнәсәбәтләрен бел-дерделәр. Яшь экологлар Кирилл Сарамаков, Даша Костылева, Кирилл Тарасов, Настя Ильина артистларча осталыклары, дикцияләре белән тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәттеләр.
Конференция "Мен-делеевск елгалары. Аларның киләчәге" темасына иншалар, шул ук исемдәге проектлар, "Чиста елга синнән башлана" исемле социаль реклама, "Яшә, елга, яшә" проекты бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү һәм резолюция кабул итү белән тәмамланды.
1 нче гимназия укучысы Яна Брендина, педагогы Миләүшә Переина, Анастасия Вахонина, педагогы Нина Малыхина, Л.Карпов исемендәге химия заводы генераль директоры ярдәмчесе Татьяна Дождева конкурста җиңүчеләр дип танылды.
укучыларга, педагогларга диплом һәм призларны бакча мөдире Венера Камаева һәм өлкән тәрбияче, "Менделеевскиның кече елгаларын коткару" проекты авторы Фирдәвес Гыйльфанова тапшырдылар.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф

2
X