Мәгариф
Халыкара чарада сынатмадылар
Казанда узган халык һөнәрләре һәм кәсепләре халыкара күргәзмә-ярминкәсенә укучылар эшләрен тәкъдим иттеләр һәм аларны уңышлы сату алымнарына өйрәнделәр, мастер-класслар оештырдылар.
Россиянең төрле төбәкләреннән, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Украинадан һ.б. җирләрдән җыелган оста куллар нәрсәләр генә әзерләп алып килмәгәннәр: уенчыклар, бизәнү әйберләре, агачтан, тукымадан, кәгазьдән эшләнмәләр.
БИҮ укучылары да күргәзмәне балчыктан эшләнмәләр, бәйләү,...
Казанда узган халык һөнәрләре һәм кәсепләре халыкара күргәзмә-ярминкәсенә укучылар эшләрен тәкъдим иттеләр һәм аларны уңышлы сату алымнарына өйрәнделәр, мастер-класслар оештырдылар.
Россиянең төрле төбәкләреннән, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Украинадан һ.б. җирләрдән җыелган оста куллар нәрсәләр генә әзерләп алып килмәгәннәр: уенчыклар, бизәнү әйберләре, агачтан, тукымадан, кәгазьдән эшләнмәләр.
БИҮ укучылары да күргәзмәне балчыктан эшләнмәләр, бәйләү, чигү, сәйләннән бизәнү әйберләре, йомшак курчаклар белән тулыландырдылар. "Бәхет кошы" берләшмәсе (Лилия Габдрахманова) шәкертләре Румия Ризванова, Кристина Горбунованың батик һәм балчыктан эшләре икенче дәрәҗә диплом белән билгеләнде.
Күргәзмә-ярминкәдә актив катнашкан өчен БИҮ директоры Әлфия Талыйпова һәм декоратив-кулланма сәнгать бүлеге педагоглары Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев