Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Яшь чтецларның «Тере классика» дип аталган Бөтенроссия конкурсының район этабы Менделеевскида узды

Шәһәр һәм район мәктәп укучылары «Мирас» татар гимназиясендә сәнгатьле уку осталыгын һәм әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтергә җыелды.

Катнашучылар классик әдәбият әсәрләреннән өзекләрне бик оста һәм йөрәк түреннән чыгып укыды, жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да әсәр геройлары белән бергә борчылырга мәҗбүр итте.

Татар гимназиясе намусын 6 сыйныф укучылары Азамат Шәйхетдинов һәм Алия Вәлиева лаеклы рәвештә якладылар.
Балалар югары дәрәҗәдәге әзерлек һәм осталык күрсәтте. Без сезнең белән горурланабыз һәм иҗади уңышлар телибез. Бу искиткеч сүз бәйрәме өчен барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев