Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь менделеевлылар массакүләм матбугат чаралары белән таныштылар

Педагоглар Наталья Евдокимова һәм Энҗе Хәсәншина балаларга тартмада, тасвирламасы буенча, нәрсә ятуын белергә тәкъдим иттеләр.

«Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр социаль приютында «Массакүләм матбугат чараларын өйрәнәбез» исемле чара узды. Аның максаты массакүләм матбугат чараларына карата мәгълүмати грамоталылыкны формалаштыру; критик мөнәсәбәт турында фикер алышу.

Педагоглар Наталья Евдокимова һәм Энҗе Хәсәншина балаларга тартмада, тасвирламасы буенча, нәрсә ятуын белергә тәкъдим иттеләр. Биредә тәрбияләнүчеләр биремне тиз үтәделәр. Чара барышында балалар мөстәкыйль рәвештә массакүләм матбугат чараларының файдасын һәм зарарын аңлатырга тырыштылар. Бу уңайдан гомум мәгълүмат агымында балаларга ориентлашу өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәклеге турында әйтелде. Ахырда кызлар һәм малайларга куркынычсыз сайтлар аша кирәкле мәгълүматлар алырга кирәклеге аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев