Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь менделеевлылар сафта йөрүләрен күрсәттеләр

Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Урта һәм өлкән сыйныфлар укучылары арасында «Аты-баты солдатлар бара» сафта йөрү һәм җырлау муниципаль бәйге-смотрына йомгак ясалды
Шәһәр мәгариф учреждениеләре отрядлары 7 нче мәктәп базасына җыелдылар. 
Командалар тезелүдә һәм сафта йөрүдә ярыштылар, сафта йөрү бурычларын үтәделәр, смотр ахырында балалар җырлап уздылар. Катнашучыларның сугышчан формалары тантаналы төс бирде. Аларның һәрберсе булдыклы солдат кебек күренергә теләде. Иң яхшы отрядларны компетентлы жюри билгеләде.
Жюри әгъзалары билгеләвенчә, сафта йөрү һәм җырлау смотр конкурсы – ярыш кына түгел, коллективның бердәмлеген күрсәтү дә. Һәр сыйныф сафта йөрүдә яхшы әзерлеген һәм команда рухын күрсәтте.


Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнде. 5-9 сыйныфлар арасында беренче урынга 1 нче мәктәп лаек булды. Икенче урында – 2 нче мәктәп. Өченче урыннарны дүртенче һәм җиденче мәктәпләр бүлеште. Ульяна Егорова (1 нче) иң яхшы командир дип табылды.
10-11 сыйныфлар арасында беренчелек пальмасы 3 нче мәктәптә. Икенче урында 1 нче мәктәп, өченчедә – 2 нче. Егор Никитин (1 нче) иң яхшы командир исеменә лаек булды.
Һәр команда үзенчәлекле булды: форма, төгәл адымнар, күмәкләп җырлау һәм команда белән яхшы идарә итү. 

Мария Щербань фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев