Илнәт мәктәбендә капиталь ремонт
Мәгариф

Илнәт мәктәбендә капиталь ремонт

«Мәгариф» милли проекты кысаларында Илнәт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башланды.

Ремонт учреждениенең спорт залында уза. Бу максаттан 2 миллион 300 мең сум акча бирелә.

Әлеге вакытта идән, тәрәзәләр, җылылык торбалары яңартылган, косметик ремонт ясалган. Хәзер спорт залының дизайны укучыларны нәтиҗәле күнекмәләр ясауга этәрәчәк.


Нет комментариев