Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр ноябрьнең беренче көнендә Л.Я. Карпов исемендәге химзавод музеенда булдылар

Музей директоры балаларга заводның акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелүе турында сөйләде.

«Кама таңнары» балалар һәм үсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ноябрьнең беренче көнендә Л.Я. Карпов исемендәге химзавод музеенда булдылар.


Музей директоры Светлана Рамазашвили приютта тәрбияләнүчеләр өчен дүрт экспозиция залы буйлап кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Завод музеена 1968 елда нигез салынган.


Беренче залда балалар революциягә кадәрге чор һәм Ушковлар династияләре белән таныштылар һәм халыкның ул вакытлардагы тормыш-көнкүреше турында белделәр.


2 нче залда революция һәм гражданнар сугышы еллары турында мәгълүмат тупланган, биредә заводның беренче директорының кабинеты турында сүз алып барылды. 3 нче «Сугышчан Дан» экспозиция залында Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы чор турында бай мәгълүмат тупланган.


Музей директоры дүртенче залга игътибарны юнәлтеп, балаларга заводның акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелүе турында сөйләде.
Приютта тәрбияләнүчеләргә музей экспозицияләре ошады һәм онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев